воскресенье, 19 октября 2014 г.



Татар әдәби теленең тарихы

Беренче этап - татар теленә нигез булган ике төп компонентның - болгар белән мишәр һәм байлар белән казан телләренең - аерым-аерым үсеш чоры. Аларның чишмә башы бик борынгыдан - безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан ук килә.
Байлар белән казан телен формалаштыруда катнашкан би-герләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр (сөннәрне IV йөздә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый) белән аралашканнар.

среда, 15 октября 2014 г.

Татар теле фәне турында кызыклы, кирәкле мәгълүматларны шушы сайтта таба аласыз: Татар теленә сәяхәт!

Туган тел турында бер шигырь

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -

понедельник, 13 октября 2014 г.

                 Тел турында күренекле кешеләр фикере



   Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.
                                                                                                                        /К.Насыйри/

    Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң... туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!
                                                                                                                        /Г.Тукай/

    Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла.
                                                                                                                     /К.Ушинский/